Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы татарлары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Үзбәкстан Республикасында 32 млн кеше яши, шуларның 1%ы татар милләтеннән, 300 меңнән артыгы Ташкент һәм Ташкент өлкәсенә туры килә – 150 мең, Бохара һәм Бохара өлкәсендә 7,5 мең ватандашыбыз яши.

Үзбәкстанда чит илләрдәге иң эре татар диаспораларының берсе. Узган гасырның 90 нчы елларында ил башкаласында Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырыла.

Татарстан Президенты Үзбәкстанга визиты кысаларында ватандашлар белән даими рәвештә очрашулар уздыра. Татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән Рөстәм Миңнеханов 2017, 2018 һәм 2019 елларда да очрашкан иде.


Фикер өстәү