Гөлнара Абильтарова: «14 яшемдә күрүдән мәхрүм итсә дә, бәхетне өеп бирде»

Ютазы районының Урыссу бистәсендә гомер итүче Гөлнара Абильтарованың күзләре кинәт кенә күрми башлый.

– 14 яшемдә табиблар баш миемдә шеш барлыгын ачыклады. Кичекмәстән операция ясатырга кирәклеген әйттеләр. Баштагы шеш күз нервысына бик якын урнашкан булган. Башта төсләрне аермас булдым, аннан инде бар дөньям караңгылыкка чумды, – дип искә ала ул.

Гөлнара Татарстанга Үзбәкстаннан күченгән. Бирегә кайтканына сөенеп туя алмый.

– Мин Ютазыда бер генә кешедән дә үземә карата начар сүз ишетмәдем, гозеремә каршы килүче дә булмады. Башта массаж ясый идем, 2015 елда район сукырлар җәмгыяте җитәкчесе итеп куйдылар. Мин хәзер үзем кебекләргә ярдәм итәм, – ди ул. – Начар күрүчеләр өчен еш кына бәйрәмнәр оештырабыз. Районда гына түгел, авылларда яшәүчеләрне дә чакырам. Алар да читтә калмасын, дим. Безгә йөрүчеләр үзләре дә бик актив. Кая чакырсаң, шунда баралар. Ялындырып торучы юк. Төрле чараларда катнашалар, спорт ярышларында да алдынгылыкны бирмиләр.

Гөлнарага, кияүгә чыгып, бәби сөяргә дә насыйп була.

– Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Табиблар бәби табарга ярамый дисә дә, мин кыз бала алып кайттым. Баштарак авыр булды. Әмма әти-әнием, сеңлем кызымны үстерергә ярдәм итте. Ә хәзер инде ул үзе миңа таяныч, – дип сөйли ул. – Аллаһы Тәгалә күрүдән мәхрүм итсә дә, бәхетне өеп бирде. Эшләп йөргәнемә сөенәм. Безнең кебекләргә киңәшем шул: өйдә бикләнеп утырмагыз! Кеше арасына чыгып йөрегез. Беркайчан да күзләрем күрми дип боекмагыз, иң мөһиме – күңелегез саф булсын. Башкасы кирәкми дә.


Фикер өстәү