• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Риман Гыйлемханов: Диванда үз гәүдәмнең формасы кала башлады кебек

    Риман Гыйлемханов: Диванда үз гәүдәмнең формасы кала башлады кебек

    «Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк»

    «Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк»

    «Пенсионерларга акча каян калсын инде»

    «Пенсионерларга акча каян калсын инде»

    Фәнис ЯРУЛЛИННЫҢ «Урман кызы» әсәре

    Фәнис ЯРУЛЛИННЫҢ «Урман кызы» әсәре

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 18–24 гыйнвар

    Элвин Грей камыт кигән!

    Элвин Грей камыт кигән!

    Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога

    Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога

    Пародия остасы Алсу Фаракшина: «Чак кына күңелсез хәлгә юлыкмадык. Сөенечле яңалыгым да бар»

    Пародия остасы Алсу Фаракшина: «Чак кына күңелсез хәлгә юлыкмадык. Сөенечле яңалыгым да бар»

    Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

    Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

    Татарстанда коточкыч хәл: 3000 сыерлы бер ферма юк ителә

    Татарстанда коточкыч хәл: 3000 сыерлы бер ферма юк ителә

    3 кешенең гомерен өзгән Казан фаҗигасе турында Артур: «7се көнне Камилә улымны китереп китте. Әгәр ул анда калган булса…»

    3 кешенең гомерен өзгән Казан фаҗигасе турында Артур: «7се көнне Камилә улымны китереп китте. Әгәр ул анда калган булса…»

    Телефонсыз дәрес: мәктәпләрдә СанПиНның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

    Телефонсыз дәрес: мәктәпләрдә СанПиНның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Сызылып киткән кара мыек, ничек котылыйм икән?!

    Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

    Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Кабактан кышкы аш пешерү ЫСУЛЫ

    Кабактан кышкы аш пешерү ЫСУЛЫ

    Ботканың кайсы файдалырак?

    Ботканың кайсы файдалырак?

    Кыш көне балык тотарга яратучылар өчен КИҢӘШЛӘР

    Кыш көне балык тотарга яратучылар өчен КИҢӘШЛӘР

    Килен белән каенана: сүз кермәсен арага

    Килен белән каенана: сүз кермәсен арага

    Французча тавык кәтлите ясау ЫСУЛЫ

    Французча тавык кәтлите ясау ЫСУЛЫ

    Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

    Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Язмыш

Яшен сугып үтергән Фәнүзә Фәезханова турында якыннары: «Яшеннәрдәй яшьнәп яшәде…»

- ieditor
11.06.2020
- Язмыш
0
Яшен сугып үтергән Фәнүзә Фәезханова турында якыннары: «Яшеннәрдәй яшьнәп яшәде…»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Ютазыда яшәүче 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова  белән 63 яшьлек Гөлүсә Дәүләтшина – ике ахирәт күптәннән сәламәт яшәү рәвеше алып бара, җәяү йөриләр. Буш вакытларында табигатькә дә чыга торган булганнар. Фаҗига буласы көнне – 9 июнь кичендә дә кырга йөрергә чыкканнар. Шунда аларны яшен суккан… Фәнүзә ханым үлгән…

«Фаҗигане күңел сизде»

Ютазы халкын фаҗига тетрәндергән. Алар барысы да аптырашта.

Авыл җирлеге рәисе вазифасын башкаручы Рәис Галимов әле бер ай гына эшли икән. Әлегә авыл кешеләрен бик белеп бетермим, ди. «Ул көнне  күк йөзе караңгы иде. Болытлы торды, яңгыр да яуды», – диде ул.

Ютазы сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Абильтарованың  күзләре күрмәсә дә, бу көннең шомлылыгын күңеле белән сизгән.

– Бик көчле итеп яшен яшьнәде. Каты итеп суккан тавышы ишетелде. Мин тизрәк теләк теләргә тотындым. «И Аллам, нинди гөнаһларыбыз өчен бу? Кичер безне», – дидем. Баш очымда ниндидер авырлык сиздем. Әйтерсең, суларга һава җитмәгән төсле. Хәзер һава торышы еш үзгәрә. Ни буласын беркем белми. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шулай сыный. Бу хакта мулла белән сөйләштем. Ул да шулай ди. Догалар укырга кирәк, – ди ул.

Ютазы районының ветераннар советы әгъзасы Нәкыя  Шәрәфиева вафат булган  Фәнүзә Фәезханова  гаиләсен дә, хастаханәгә эләккән Гөлүсә Дәүләтшинаны да яхшы белә.

– Фәезхановлар гаиләсе бөтенебезгә үрнәк иде. Укытучылар иде алар. Ире Ренат Равилович та – хөрмәтле кеше, Фәнүзә ханым бик көчле математик иде.  Быел Кырым Сарай авылында балалар укытып, җәйге ялга чыккан иде. Пенсиядә булса да, эшләп йөрде. Аларның тормышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек. Ике ул үстерделәр. Алар тырыш булды, тормышта үз юлын тапты. Инде менә хәзер рәхәт чакка җиткәннәр иде. Балалар урнашкан, үзләре – ялда. Яшисе дә яшисе иде бит әле. Йөрәк елый. Без – аптырашта. Ютазыда яшен сугып кеше үлгәне юк иде, – ди ул.

Шулай да Нәкыя Шәрәфиева балачагында яшьтәшен яшен сукканны искә төшерде. Ул чакта кызчыкны, башын гына чыгарып калдырып, балчыкка күмәләр. Шулай итеп ул исән кала.

– Гомерең бетмәгән булса, каласың. Гөлүсәнең исән калуына сөендек. Инде сәламәтлегенә зыян килә күрмәсен. Алар Фәнүзә белән – якын дуслар, күрше йортларда яшәделәр. Гел бергә булдылар. Гөлүсә  улы белән яши иде.  Яшен сукканы әле безгә дөрес итеп сөйләүче юк. Әмма бу ханымнарның икесен ике якка алып ташлаганны күргәннәр. Гөлүсә ярдәм сорап авылга үрмәләп кайта. Сөйләшүе аңлашылмаса да,  нидер булганын аңлыйлар. Тизрәк табиб чакырталар. Шөкер, Гөлүсә аңына килгән. Реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр. Исән генә булсын, – ди Нәкыя ханым.

Яшен сугар өчен яшьни

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов шулай ди.

– Соңгы елларда һава торышы үзгәрде. Нәрсә буласын беркем әйтә алмый. Яшен биек җирдә торсаң суга, диләр. Бу дөрес  түгел. Түбәндә торучыларны да суккан очраклар бар. Яшен кая төшә, шунда суга. Гарасатлар бигрәк күп хәзер. Моның сәбәбен аңлатучы да юк. Әле бит яшен шары дигән нәрсә дә бар. Анысы тәрәзәдән, морҗадан керә. Кайчак чыгып китә, кайчак өйгә ут каба. Аллаһы Тәгаләнең ниндидер кодрәте бу. Бәлки, кешеләргә үз-үзләренең тотышын үзгәртергә, дингә якынаерга кирәктер. Тикмәгә генә болай сыналмас идек, – ди ул.

Яшен суккан кешене балчыкка, комга күмеп торасы икән дигән сүзләр дә йөри. Бу чынлап та шулаймы? «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры Рузилә Шәрәпова моны уйдырма ди.

– Яшен сугу электр тогы сугу белән бер төсле. Икесеннән дә исән калучы сирәк. Кешенең бөтен организмына зыян килә бит. Әгәр кайбер әгъзалары исән кала икән, коткарып та була. Минем тәҗрибәмдә, яшен сугып, ярдәмгә чакырганнары булмады. Тик ничек ярдәм күрсәтәсен беләм. Яшеннән зыян күргән яки аннан контузия алган кешегә кагылырга курыкмаска кирәк. Аның гәүдәсендә электр корылмасы калмый. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратуга ук зыян күрүченең йөрәгенә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк, – диде ул.

Яшен вакытында нишләргә?

– Өйдә булырга тырышыгыз;

–тәрәзә яныннан читкәрәк китегез;

– әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз;

– кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый;

– су тирәсендә тормагыз;

– машинада калсагыз, тимеренә кагылмагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз;

– җиргә ятарга ярамый;

– ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз;

– яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый;

– велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.

Белеп тор!

Җир шарында һәр секунд саен 117 тапкыр яшен яшьни. Шуның яртысы – океан өстендә, яртысы коры  җиргә туры килә. Яшен күбрәк Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында күзәтелә икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com

Тэглар Гөлгенә Шиһаповапопуляр
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте

15:16

Татарстанда коронавирусның 97 яңа очрагы ачыкланган

12:53

Татарстанда ике бала янгында һәлак булган

11:47

Россиягә аномаль салкыннар килүе хакында кисәттеләр

11:15

Татар композиторы Җиһановның улы әтисенең шәхси архивын Музыка музеена тапшырачак

10:48

Республикада дүрт кеше коронавирустан үлгән

10:10

Казан урамнарын су баскан (ВИДЕО)

10:07

Иртәгә буран һәм көчле җил фаразлана

20:17

Татарстан юлларында һава шартлары бозылу аркасында чикләүләр кертелә

19:14

Казанда автобус кондукторы терминал белән пассажирның йөзенә суккан (ВИДЕО)

16:19

«КАМАЗ» пилоты «Дакар»ның соңгы этабында вертолет белән бәрелешкән

15:46

Ислам көллияте директоры каты авырудан соң вафат

15:37
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

11.01.2021

Резеда Шәрәфиева: «Мин үземне шушы килеш яратам»

10.01.2021

Вәхшиләрчә үтерелгән гаиләнең якыннары: «Шок хәлендә без»

09.01.2021

Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Ютәлгә түзәргә ярамый!»

08.01.2021

SALE: акчаны ничек юк-барга әрәм итмәскә?

08.01.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 12 Янв 2021 - 11:17 МарианнаУжастик и все.«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»
  • 12 Янв 2021 - 11:16 Анонимүз бәхетләрен күрә белмәгән гужлар безнеңд илдә генәдер ул. Бергә яшәгән өчен акча? Тагын ни кирәк икән аларга? Правнукларының ипотекасын…«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»
  • 11 Янв 2021 - 20:50 АнонимЭйе дуслар якыннарынны исэн итэсен килсэ барсын да кулланып карыйсын,3 ел элек иптэшемэ анкология 3 степень куеп, 3 ай яшэр…Корт ашап дәваланган Дания Габидуллина: «Ул мине шештән коткарды»
  • 11 Янв 2021 - 15:01 АнонимУкыдымда, миндэ язам, минем беренче мэхэббэтем мине 32 елдан сон эзлэп тапты, без очраштык, гомер буе сине онытма дым диде,…«55 ел буе беренче мәхәббәтемне оныта алмый азапланам»  
  • 11 Янв 2021 - 11:48 Айсылу.СобханАллах! Дорес, бу Аллах булэге. Инне-ингэ куеп, 60 ел гомер юлы утелгэн. Куплэр сокланырлык. Гаеплэрлек берни дэ юк монда. Булэк…«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»

СОРАШТЫРУ

Грипптан прививка ясаттыгызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!