Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызларына үзенчәлекле исем сайлаган

Җырчылар бүген өйләренә кайта. Исегезгә төшерәбез, 21июнь көнне Алсу кыз бәби тапты. Сабыйны кесеров кисеме белән алгач, Азат та Алсуның янәшәсендә булды. Алар сабыйларына исемне инстаграмм дуслары белән бергәләп сайлады.

— Анда төрле исемнәр тәкьдим иттеләр. Үз исемнәрегездән ясагыз дип тә яздылар. Шулай эшләдек тә. Кызыбызга Зифа исемен сайладык. З хәрефе — Азатта, Аязда, И — Ильяста, Ф хәрефе — Фазлыевларда, А — миндә. Кызыбызның исеме бик ошый. Мәгьнәле, русча да, татарчада бер төсле языла, — ди Алсу. — Өйгә кайтырга җыенабыз. Без — бик бәхетле. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү