Удмурт халык ризыгы пельнянь пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк булачак (камыр әзерләү өчен): 4 стакан он, 1 йомырка, 1 стакан су, тәменчә тоз.

Төче, йомшак камыр әзерлибез. Моның өчен он, тоз һәм йомырканы болгатып, өстенә аз-азлап су салабыз. Камыр басабыз һәм читкә куеп торабыз.

Эчлек өчен: 500 грамм иттарткыч аша чыгарылган сыер ите, 300 грамм тозлы кәбестә, 1 баш суган, тәменчә тоз һәм кара борыч.

Барлык ингредиентларны да кушып, эч­лек әзерлибез. Камырны юка гына итеп җәябез һәм аннан кечкенә түгәрәкләр кисәбез. Күп итеп эчлек салып, пилмән кебек бөгәбез. Әзерләп бетергәч, аларны кайнап торган тозлы суга салып, 5–7 минут пешерәбез.


Фикер өстәү