Татарстанда танылган табиб-рентгенолог Александр Максимов вафат

Татарстанның сәламәтлек саклау системасында 54 елдан артык эшләгән, шуның 43 елын Республика онкология диспансерында хезмәт иткән, медицина фәннәре кандидаты, табиб-рентгенолог Александр Петрович Максимов вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Александр Максимов 1935 елның 17 сентябрендә Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә хәрби хирург Петр Александрович һәм операция шәфкать туташы Екатерина Яковлевна гаиләсендә туа. 1959 елның 27 июнендә Санкт-Петербургта хәрби-медицина академиясен тәмамлый,

Байконур космодромында һәм Плесецк космодромында хезмәт итә, Казан шәһәрендә ГИДУВ базасында рентгенология буенча беренчел специализация уза.

1968 елның 5 мартында Казан ГИДУВының рентгенология кафедрасында ассистент вазифасына кабул ителә, анда 30 елдан артык башта ассистент, аннары доцент булып эшли, бөтен Татарстаннан берничә буын рентгенолог табибларын укыта һәм тәрбияли.

Соңрак 1968 елның декабрендә табибларны камилләштерү Казан дәүләт институты советында уңышлы яклана. 1998 елда үз теләге белән эштән азат ителә, медальләр, «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү