Сбербанк бүлекчәсендә 3 кешене тоткынга алган ир-атның кем булуы ачыкланды

Төмәндә Сбербанк бүлекчәсендә 3 кешене тоткынга алган ирне тоткарлаганнар. Зыян күрүчеләр юк, дип белдерә кредит оешмасы.
Билгесез кеше шартлату белән янап, өч кешене тоткынга алып 15 миллион акча тәлап иткән була.
Бу хәл күпфатирлы йортның беренче катында урнашкан офиста булган. Халыкны эвакуацияләгәннәр.

Сбербанк хезмәткәрләре ир-атның тәлабен үтәп аңа 15 миллион акча алып керә. Ир-ат акчаны саный һәм бар кешенең китеп, үзен җибәрүләрен сорый — шул вакытта полиция хезмәткәрләре аны тоткарлый.

Беренчел мәгълүматлар буенча тоткарланган кеше 32 яшьлек Александр Гриченко. Ул психик авырулар хастаханәсендә учетта торган булган.


Фикер өстәү