Чаллы шәһәрендә студентлар өчен яңа ике корпуслы тулай торак төзиячәкләр.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин ярдәме белән Чаллыда яңа тулай торак төзеләчәк. Тулай торак ике корпустан тора, һәрберсендә 540 урын була», — дип сөйләде Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында.
Спикер сөйләвенчә, бүген экспертиза тәмамланган, проектлар әзер, ел азагында төзелешне башларга планлаштыралар.
Әңгәмәне тулысынча «Татарстан 24» сайтында укырга мөмкин. «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасының телевизион версиясен «Татарстан 24» телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карый аласыз.