«Татарга 82 ел да 5 ай калды»: милләт ни сәбәпле бетәчәк?

Милләт, тел язмышы, аның бүгенге кискенлеге, шуңа бәйләнешле бик үк күңелле булмаган төрледән-төрле фаразлар көн кадагында кала. Шушы җәһәттән, теләсәң-теләмәсәң дә, глобаль пәрәвездә 2018 ел башында Илдар Әюпов дигән кеше эшләтеп җибәргән инкыйраз-таймерга күз салгаларга туры килә. Татарның калган гомерен санап торучы ул сәгать әлеге мәлдә  82 ел да 5 ай вакытны күрсәтә. Ягъни, аңа ышанганда, яңадан якынча бер кеше гомере эчендә милләт бары тарихта гына калачак.

Таймер күрсәткән вакыт, мәгълүм ки, Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнгән – классигыбызның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестенда соңгы татар кешесенең 2103 елда бакыйлыкка күчүе бәян ителә. Дата да, аңа бәйле калган гомер дә, әлбәттә, шартлы. Шуңа да карамастан, тенденция саклана гына түгел, тизләнә дә кебек. Аз санлы оптимистлар: «Ул арада гына безгә ни булсын?» – дисә дә, күпчелек, бүгенге вазгыятькә карап, «Исхакый татар хакында яхшырак фикердә торган» ише фикерне дә әйтә. Әмма ки бүгенгебез куанычлы булмаган тәкъдирдә дә киләчәкне белү беркемгә дә бирелмәгән: татарның ХХII гасырда, аннан соң да исән-сау, сәламәт булу ихтималы да юк түгел.

Исхакый милләт юкка чыгуның төп сәбәпләрен татарның чиктән арткан консерватизмында, аның вакыт белән бергә атларга теләмәвендә күргән. Әсәр язылып 118 ел үтүгә, без гел бүтән сәбәпләргә килеп төртелдек: берьяктан – һич артырга теләмәгән милли үзаң, икенче яктан – илдәге милли азчылыкларны саклауга юнәлтелмәгән сәясәт. Шуларга өстәп бөтен җиһанга җәелгән глобализация. Глобализация – һава торышы кебек нәрсә – татар аңа нидер каршы куя алмый. Илдәге милли сәясәт тә, ул кайчан да булса үзгәрер, дигән өмет яшәгәндә дә, бездән тормый. Бары үзаң җәһәтендә генә без нидер эшли алабыз кебек. Тик эшлибезме соң?

Милли үзаң, тел язмышы дигәндә, яхшыны өмет итеп туган якларга юл алган чаклар да була. Әмма, ни кызгыныч, өмет, дип өметсезлеккә ешрак юлыгыла. Кайткан саен диярлек салада татар мохитенең күзгә күренеп начарлануын күрергә, шуңа ачынырга туры килә. Үзара урысча сөйләшеп өйләренә кайтып баручы мәктәп балалары турында язган идем инде. Соңгы кайтуда игътибарга алган күренеш – мин элек-электән белгән чеп-чи татар кешесенең оныклары белән теттереп урысча сөйләшүе. Чәче агарган татар бабае, оныклар татар телен белсен, дими, аларның тел белмәвендә фаҗига күрми. Моның ишене тоташка санамаганда да, без моңарчы милләт сакчысы дип атаган авылда телдәге чуарлык, яртылаш урыс сүзләреннән торган җөмлә әвәләп сөйләшү соңгы дистә – дистә ярым елда гадәткә керде кебек.

Шул хәлләрне күргәннән соң, тел һәм милләт авыл кешесенә гомумән кирәкме, дигән сорау туа. Үзеннән сорасаң, әлбәттә, кирәкми димәячәк. Тик эшнең кай якка барганын күпләр күрми, аның ише белән баш катырмый, тел аша милләтне сакларга кирәклекне аңлап бетерми, гибрид сөйләмдә хилафлык сизми. Элек урыс сүзләре кыстырып, бераз кыланып, колхоз председательләре генә сөйләшә иде. Бүген шул ук «онык» сүзе, шәһәр татарларында гына түгел, авылда да күптән «внук» инде. «Төзелеш» – бишбылтыр «стройка». «Мисал өчен» дигәнне дә белмиләр, «например» дип кенә җибәрәләр. Ул сүзләрнең исәбе-саны юк. Шундый чакларда сак кына канәгатьсезлек күрсәтеп, ул ят сүзләр урынына үз телебездә менә дигән кәлимәләр барын искәрткәлим. Тик файдасыз, елмаеп кына куялар да үзләре гадәтләнгән чүпле телдә сөйләшүне дәвам итәләр. Артыграк бәйләнсәң, «хәзер дөньясы шул инде аның» диләр дә бетерәләр. Аңлатып кара син аларга шагыйрь әйткән «Күңелең тарлыгын сылтама заманга»ны. Синең ул «югары материяләр»еңне тыңлап та тормаячаклар…

Ник татар кешесе үз телен шул дәрәҗәдә санламый соң? Бәяләми, чөнки аның өчен үз халкыңны ныклап сөю-ярату кирәк. Белемле булу да кирәктер. Гибрид телдә сөйләшүче кавем, дөресен әйткәндә, ике телнең берсен дә рәтләп белми. Кулына каләм тоттырып, башта татарча, аннан соң русча биш җөмләдән торган диктант яздырсаң, уңай билге алуы шикле. Андыйлар күп, шулар, үзләре дә сизми, телнең тамырына балта чаба тора. Белгәннәре – татарча берничә йөз сүз, русча да шул тирә. Китаптан, газета-журналлардан ваз кичкән, ярлы лексиконлы, билгеле бер дәрәҗәдә надан, үзаңсыз халык бетерә телне. Андыйларны уяту, аңлы, белемле итү юллары да бик күренми. Гади кешенең уенда дөнья мәшәкате һәм корсак кайгысы. Ул сәясәттән дә читләштерелгән. Ул арада инкыйраз дәвам итә, теге хәтәр дата якыная. Кемдер шулай яшәп ятканда, Есенин әйтмешли: «Все мы уходим понемногу…»

Ләкин… Бөтенләй өметсез булмаска язмыш дигән юаныч та бар әле. Туң аңны эретер, эшләтеп җибәрер шаукым, вакыйгаларны әйтүем. Татарга яңа сулыш алып килгән, аны уяткан Беренче рус инкыйлабы яраласын кем дә булса алдан белдеме? Юк, әлбәттә. Ә узган гасырның туксанынчы елларын кем фаразлады? Шулар китергән ике татар яңарышы, ике ренессанс – безне хәзергәчә исән тоткан язмыш бүләкләре түгелме? Җиһан үзгәреп торганда бәлки әле өченче шундый бүләк тә ерак йөрмидер. Безне коткарачак, инкыйразны оныттырачак шартны мин бары шунда гына күрәм. Кул кушырып бүләк көтеп утыру кызганыч хәл, әлбәттә. Тик шул көнгә калгач нишлисең.

..Авылга сәяхәтләр елдан-ел сирәкләнә. Авыл бүтән хәзер. Көтүче дә юк. Биек үлән каплаган моңсу нигез урыны, шул урында янәшәдәге электр баганасыннан өч тапкыр биегрәк, фәкыйрегездән бер-ике дистә елга өлкәнрәк мәһабәт тирәк, икенчеләнгән авыл башы, үзгәргән су буйлары – кайтканда үзләренчә тыныч кына каршы алучылар да, киткәндә озатып калучылар да шулар. Ә күңелгә һич боерып булмый: аның күп нәрсәне элеккечә күрәсе килә. Элекке күренешләрне, урам, йортларны, кешеләрне кайтарасы килә. Үткәндәге саф татар мохитен дә кайтарасы килә. Мохит, чиста татарлык сакланган хәлдә, алар башка югалтуларны алыштырыр кебек тоела.

Ә интернет-таймер сәгатьләрне, көннәрне чигерә, калган гомерне һаман киметә тора. Милләт Ходайның гөнаһлы бәндәсе – кеше түгел, аның гомере хафаланмаслык дәрәҗәдә озын булырга тиеш. Безнең очрак башка. Бәндәләре нинди – милләте шундый, диясеме хәзер безгә?

                                                                                                                    Наил Шәрифуллин

 


Фикер өстәү