Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз бакчасында үстерелгән зур помидорның фотосурәтен Instagram социаль челтәрендә үз битендә урнаштырган.
Помидорның авырлыгы — 926 грамм. «Безнең бакчадан уңыш!» — дип язып куйган ТР Президенты фотография астына.
Фото социаль челтәрдән файдаланучылар арасында шактый реакция тудырды. «Бу вакциналаштырылган помидор бит», — дип шаярткан комментария калдыручыларның берсе.