14 яшьлек кыз өстенә сәүдә үзәге түбәсе ишелгән

Бәләбәй районара тикшерү комитеты яшүсмер кыз өстенә сәүдә үзәге түбәсе ишелгәннән соң җинаять эше ачкан. Бу хакта Башинформ хәбәр итте.

Җирле тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 20 июль көнне Бишбүләк авылының Җиңү урамында җил сәүдә үзәгенең түбәсен каерып алып аткан. Түбә үтеп баручы 14 яшьлек кыз өстенә төшкән. Яшүсмер төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Тикшерүчеләр шаһитләрне, сәүдә үзәге җитәкчесе һәм хезмәткәрләрен сораштырганнар. Бинаның техник документациясе тикшерелә, аннары төзелеш-техник экспертиза ясалып, бинаның куркынычсызлык таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе ачыкланачак. Тикшерү барышында сәүдә үзәген төзекләндерү, тәэмин итү һәм эксплуатацияләү буенча җаваплыларга хокукый бәя биреләчәк.

Кызны Бәләбәй район хастаханәсенә озатканнар, аның башына зур зыян килгән, хәле авыр дип бәяләнә.


Фикер өстәү