Татарстан Диния нәзарәте мохтаҗларга 25 тоннадан артык корбан ите таратты

Корбан бәйрәменең өченче көне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мохтаҗларны ашат» хәйрия акциясе белән дәвам итә. Диния нәзарәте быел мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә 25 тоннадан артык корбан ите таратты.

Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гает көннәрендә мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, авырулар, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук социаль оешмалар, дини уку йортлары һәм төзәтү колонияләре бар. Корбан ите мохтаҗларга «Зәкят» фондында килгән гаризалар һәм аз керемлелекне исбатлаучы документлар нигезендә тапшырыла.

Кичә корбан сарыкларының ите 760 мохтаҗ кешегә таратылды, бүген 182 гаиләгә биреләчәк. Шул рәвешле, 3 көн эчендә корбан ите белән 1742 аз керемле гаиләне тәэмин итү планлаштырыла.


Фикер өстәү