Казанда шимбә ярминкәләре 9 урында үткәреләчәк

Үткән шимбә көнне Казанда киң кулланылыштагы яшелчә («борщ җыелмасы» – кишер, бәрәңге, суган, чөгендер һәм кәбестә) сату буенча беренче ярминкә үткәрелгән.

Ул, «Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме буенча, берьюлы тугыз мәйданчыкта ачылган. «Бердәм Россия»нең эш комиссиясе әгъзасы, Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, кибетләрдә яшелчә бәясен «авызлыклау» өчен кирәк бу. «Соңгы вакытларда яшелчәнең күпкә кыйммәтләнүен күреп торабыз. Бәяләрне тотрыклыландыру өчен күпләп сатучыларга, «Татпотребсоюз»га, агрофирмаларга яшелчәне күпләп сату бәясеннән җибәрү буенча ярминкәләр оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек», – дигән ул.  Аның сүзләренә караганда, республика һәм шәһәр хакимияте сатучыларны аренда өчен, җыештыру өчен түләүдән һәм кайбер башка чыгымнардан азат иткән. Нәтиҗәдә бәяләрне мөмкин кадәренчә киметүгә ирешелгән. Мондый базарлар Казанда көзгә кадәр яки кибетләрдә яшелчә бәясе «тешләми» башлаганчы эшләячәк.

Шимбә ярминкәләрен оештыру карары республика җитәкчелеге тарафыннан яшелчә бәясен киметү максатында кабул ителгән. Ярминкәләрдә барлык яшелчә күпләп сату бәясеннән тәкъдим ителә. Мондый ярминкәләр Казанда һәр атна саен 9 урында үткәреләчәк.


Фикер өстәү