Корылык шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгын һәм шикәр күләмен киметә

Июль-августта корылык булу сәбәпле, шикәр чөгендеренең уңдырышлыгы һәм тамыразыкның шикәр күләме кими. Бу хакта “Россельхозцентр” филиалы белгечләре хәбәр итә.

Филиал җитәкчесе урынбасары Любовь Занина әйтүенчә, хәзерге вакытта тамыразык үсү фазасында. Белгечләр Татарстан хуҗалыкларында 25 мең 275 гектар мәйданда үсүче шикәр чөгендерен тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча, тамыразыкның уртача зурлыгы 273,1 граммны тәшкил иткән. Иң зуры Тәтеш районы фермеры Сафиуллова хуҗалыгында үсә. Аның шикәр чөгендере уңар төсле – авырлыгы 700 граммга җиткән. Шушы ук районда яшәүче фермер Заһидуллинның исә чөгендер иң баллысы.
– Шикәр чөгендеренә су бик күп кирәк. Аеруча тамыразык үскән вакытта су мул кирәк, – ди Любовь Занина.
Аның сүзләренчә, өч фазаның берсендә генә дә дым булмау, чөгендернең уңдырышлылыгына зыян сала. Ләкин июль-авустта яңгырлар яумау шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгын һәм тамыразыкның шикәр күләмен бик нык киметә.


Фикер өстәү