Социаль челтәрләрдә Frendex финанс оешмасының (Казан) Россиядә үз эшчәнлеген туктатуы турында мәгълүмат чыкты. Элегрәк РФ Үзәк банкы әлеге компания эшчәнлегендә финанс пирамидасы төсмерләренә юлыккан.
Кертемчеләрнең телеграм-чатында кулланучылар үз шәхси кабинетларының (алар анда бүтән керә алмый) фотолары белән уртаклаша. Кертемчеләрдән акчаларын кире кайтару өчен Bitcoin-кошелек тәкъдим итүен сорыйлар, акчаны 16 октябрьдән кайтара башлау күздә тотыла.
Хәзерге вакытта әлеге вазгыять турында бернинди рәсми аңлатма да юк.