21 августта Казанда яңа температура рекорды теркәлде

Казанда аномаль һава торышы инде дүртенче көн рәттән температура рекордларын куя. Кичә, 21 августта, термометр баганалары 36,8 градуска кадәр күтәрелде. Соңгы тапкыр шәһәрдә 2016 елда шундый эссе була, һава 34,9 градуска кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә Казан федераль университеты белгечләре.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне дә кызу булачак. Көчле җил һәм боз явуга карамастан, синоптиклар республиканың көнчыгыш төбәкләрендә 39 градуска кадәр фаразлыйлар.


Фикер өстәү