Татарстанда томан һәм 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

26 августта, Татарстанда уртача җылы һәм коры һава булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән төбәк буенча, шулай ук Казанда да томан төшәчәк. Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан исәчәк.

Татарстанда төнлә һава температурасы +7…+12 градус, түбәнрәк урыннарда салкынрак булачак. Көндез +22…+27 градуска кадәр җылытачак.


Фикер өстәү