Бер кыз мунчада әнисен үтереп, ут төрткән

Новосибирск өлкәсендә бер кызны кулга алганнар, аны әнисен үтерүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте «Новости». Тикшерү версиясе буенча, фаҗига 20 августта Новосибирски районының Толмачевский авыл Советының «Рассвет» ширкәтендә булган. 50 яшьлек хатын кызы һәлак булган.

Хатын-кызлар мунчада бәхәсләшә һәм 20 яшьлек кыз биш тапкыр әнисе башына балта белән суга, ул шунда вафат була. Шикләнелүче әнисенең гәүдәсен шунда калдырып мунчага ут төртә, ә күршеләренә янгын,  дип әйтә. Коткаручылар шунда ук үтерелгән хатын-кызны таба һәм бу хакта полициягә хәбәр итә. Тикшерүчеләр «Үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү