3 яшьлек кыз автобус ишегенә кысылып үлгән

Ярославльдә 3 яшьлек кыз автобус ишегенә кысылып вафат булган, дип хәбәр итә РИА Новости өлкә сәламәтлек саклау департаменты вәкиленә сылтама белән.

Бу хәл кичә көндез «Елена Колесова урамы» тукталышында, 11 маршрут автобусында булган. 2018 елда туган кызны өлкә балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә ябык баш мие травмасы белән китергәннәр.
Аңа төнгә кадәр диярлек операция ясаганнар, ләкин кызны коткарып кала алмаганнар, дип сөйләгән сәламәтлек саклау департаменты вәкиле.


Фикер өстәү