Быел “Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Түгәрәк уен” фестивальләре ничек узачак?

30 август, 11.00 сәгатьтә Казан үзәгендә XXXVI “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты бәйрәме башланачак. Бәйрәмдә Россиянең 28 төбәгеннән килгән гармунчылар һәм иҗат коллективлары катнашачак. Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале дә быел Казанда узачак. Әлеге ике чара турында матбугат очрашуында сөйләштеләр.

“Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты бәйрәме Камал театры каршындагы мәйданда ике сәгатьлек концерт белән башланып китәчәк. Аннан соң катнашучылар театр бинасыннан алып Спас манарасына кадәр араны гармун сузып узачак.
– Татар гармунсыз яши алмый. Шуңа да бәйрәмнең исеме “Гармуным – тормыш юлдашым” дип атала. Гармунчылар парадын да юкка гына Фирдүс Тямаевның җитәкләми, аның кулында һәрвакыт гармун булды, – диде Бөтендөнья татар конгрессеның башкарма комитеты җитәкчкесе Данис Шакиров.
– Һәр милләтнең үз музыкаль инструменты бар. Безнеке исә ул – гармун. Элек ике өйнең берсендә гармунда уйный белүче бар иде. Хәзер дә бар алар. Бу, әлбәттә, куандыра. Әлеге парадның башында торырга тәкъдим иткәч, бик сөендем. Һәркемгә дә тия торган бәхет түгел бит, – диде гармунчылар парады турында Фирдүс Тямаев.

“Түгәрәк уен” фестивале исә 2008 елдан бирле үткәрелә. Аны Ульян өлкәсе Иске Кулаткы авылында башлап җибәргәннәр. Казан кысасында гына яши алмаса да, быел ул кабаттан Татарстан башкаласында узачак.
– Быел Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивален Самара төбәгенең Камышлы авылында уздырмакчы идек, ләкин, пандемия сәбәпле, ул Казанда, “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале белән берлектә узачак. Очрашу урыны – “Чулпан” мәдәният үзәге каршындагы мәйдан. Фестиваль 28-31 августта узачак, – дип сөйләде “Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге” җитәкчесе Алсу Мифтахова.


Фикер өстәү