Декретта утырган вакыт пенсиягә чыкканда ничек исәпләнелә?
Алия Кашапова. Буа
Россия Пенсия фондының Буа бүлеге матбугат хезмәте:
– Декрет ялы иминият стажына кертелә. Аның коэффициентлары түбәндәгечә:
беренче бала белән 1 ел декрет ялы – 1,8 пенсия коэффициентына, икенче бала белән 1 ел декрет ялы – 3,6 пенсия коэффициентына, өченче һәм дүртенче бала белән бер ел декрет ялы 5,4 пенсия коэффициентына тигез. Декрет ялы – 1,5 ел, барлыгы исә 6 елдан да артмаска тиеш.
Э нишлэп ул еллар льготалы стажга керми?