Башкириядә үтерелгән 15 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар

Башкортстанның Бирск районында югалган унбиш яшьлек укучы кызны үле килеш таптылар, дип хәбәр итте республика прокуратурасы.

Кызның югалуы турында полициягә аның әнисе хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, 27 августта ул дус кызының туган көненә киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Тиздән кызның тәнен көчләп үтерү билгеләре белән Питяково авылында чокырда табалар.

Тикшерүчеләр җинаять эше кузгатты. Үтерүдә шикләнелү буенча 21 һәм 24 яшьлек ике җирле егетне тоткарлаганнар. Алар инде җинаятьне таныган, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының башкорт бүлеге.

Тикшерү ачыклаганча, яшүсмерләр Питяковода урамда туган көн уздырган, соңыннан аларга шикләнелүчеләр кушылган. Аларның берсе үз өендә бәйрәм итүне дәвам итәргә тәкъдим итә. Соңрак, табынның башка катнашучылары таралгач, шикләнелүчеләр кызны көчләгән, буып үтергән, ә гәүдәне өйдән ерак түгел чокырга яшергәннәр.


Фикер өстәү