Бүген Татарстанда 24 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Көндез +19…+24 градуска кадәр җылы булачак.