Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яңа җыелган уңышка бәяләр сәүдә үзәкләрендәгегә карганда арзанрак булачак.
11 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
— 11 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Продукцияләр расланган бәяләрдән сатылачак. Алар, һичшиксез, сәүдә челтәрләре, кибет бәяләренә караганда арзанрак булачак, — диде министр.
Моннан тыш, Җаббаров авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкәдә катнашучыларга транспорт чыгымнарын тулысынча каплаячагын әйтте. Икмәк пешерү буенча дәүләт ярдәме дә каралган, ул республика Президенты белән килештерелгән.