Шигай авылында КамАЗ шәхси йортка бәрелгән. Машина йөртүченең аяк-кулларына зыян килгән, ябык баш мие травмасы теркәлгән.
Юл-транспорт һәлакәте Шоссейная урамында булган. Зур йөк машинасы зур тизлектә барган: машина йөртүче идарәне югалта һәм бер хуҗалыкның коймасына килеп керә, аннан йортка бәрелә.
Җирле кешеләр шоферга ярдәм итәргә омтылган, тик аны салоннан тартып чыгара алмаганнар. Урынга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән — алар зыян күрүчене чыгарып хастаханәгә алып киткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча йортта яшәүчеләргә зыян килмәгән.