Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Дәүләт архивы җитәкчесе Угур Унал белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт йортында Төркия Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе Угур Унал белән очрашты.

«Тарихи документларны, архив кулъязмаларын саклау һәм цифрлаштыру, шул исәптән дәүләт архивларының эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар», – диелгән Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Угур Унал Татарстанның архив идарәсенә татар халкы тарихы турында Россиядә тиңе булмаган документлар тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Милли китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән күргәзмә ачылуын әйтте. Экспозициядә сирәк китаплар һәм кулъязмалар тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү