1 октябрьдә пенсионерларга бүләкләр тапшырачаклар яки акча бирәчәкләр

Россия Хөкүмәте өлкәннәр көне уңаеннан пенсия түләүләрен арттыра һәм ташламалар бирәчәк. Өстәмә түләү күләме турында адвокат, AVG Legal юридик компаниясе башлыгы Алексей Гавришев сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, өстәмәләр төбәк дәрәҗәсендә башкарылачак, ягъни, пенсионерларның күбесенә – 5 мең сум, ә 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга-15 мең сум түләячәкләр. 500 сум да түли ала, барысы да төбәкнең муллыгына бәйле, дип яза «РИА Новости».

Шулай ук октябрьдән хәрбиләргә окладларны 3,7% ка арттырачаклар. Хәрби пенсияләр дә арттырылачак. Россия Министрлар Кабинетының тиешле карары 2021 елның маенда чыгарылган.

 


Фикер өстәү