Республикада ничә кеше коронавирус йоктырганы билгеле

Узган тәүлектә республикада коронавирусның 67 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше авыруны — читтә, ә 35 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«31 пациент — хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган. Монда 24 кеше вирус йоктырган. Чаллыда авыруның — 16, Әлмәт районында — ун, Түбән Камада дүрт очрагы теркәлгән. Барлыгы республиканың 14 муниципалитетында ковид йоктыручылар ачыкланган.

2 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле төбәктә коронавирусның 27 190 очрагы булган. Ковид белән авыручы 23 315 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 44 пациент терелгән.

Коронавируска каршы вакцинаны 1 085 77 кеше татарстанлы ясаткан (узган тәүлектә — 1079 кеше). Препаратның икенче дозасын 953 968 кеше алган.


Фикер өстәү