Равил хәзрәт Бикбаев: Табылган әйбернең бер елдан соң иясе табылмаса, бу мал синеке булып санала

Насыйп әйбер теш ярып керер, ди халык. Әмма юлыңа чыккан, юлда табылган һәр әйберне насыйп әйбергә генә кайтарып калдыру дөресме икән? Мисал өчен, юлда очраган ниндидер әйбер, шул ук акча, кемнеңдер малы, кадерле әйберсе булырга мөмкин бит. Нәрсәдер тапкан очракта нишләргә? Табылдыкны кесәңә салып кую гөнаһмы? Бу сораулар белән Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек.

– Равил хәзрәт, юлда тапкан акчаны ни эшләтергә кирәк? Аны үзеңә алсаң, гөнаһ саналамы?

– Әгәр тапкан акча аз күләмле, әйтик, 10–20 сум тирәсе генә булса, ул вакытта аны алырга ярый. Ә инде тапкан акча 50–100 сумнан башланса, ул вакытта инде аны иясенә тапшырырга кирәк. Табылдыкның хуҗасын эзләүнең бик күп ысуллары бар хәзер. Әйтик, аны шул ук Ватсап төркемнәренә игълан таратып табарга мөмкин. Авыл җирендә халык күп йөри торган иң төп урын – кибет янына  фәлән әйбер табылу турында белдерү элеп куеп та була. Әгәр хуҗасын таба алмасаң, тапкан әйберне аның исеменнән сәдака итеп бирәсең.

– Юлда акча тапкан кеше үзе дә фәкыйрь булса, бу очракта ни эшләргә?

– Бу очракта аңа тапкан акчаны, әйберне үзенә калдырса да рөхсәт ителә. Андый чакта инде аның төгәл ничә сум акча табуы мөһим түгел.

– Ислам дине табылдыкка нинди мөнәсәбәттә?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссалам бер хәдисендә: «Сыер, дөя кебек югалган зур хайваннарга кагылмагыз. Алар бүрегә дә каршы тора алалар. Ә менә бүре ашый ала торган сарык кебек хайваннарны алыгыз, иясен эзләгез. Әгәр ул кешенең игътибарын җәлеп итми торган таяк, бау шикелле генә вак әйбер булса, аны үзегезгә алып куллансагыз да була», – дигән. Әйтик, авылда сыер табылып, аны кешеләр урлап, суеп урнаштыру куркынычы юк икән, аңа тияргә ярамый. Аның хуҗасы барыбер табылачак.

– Авылда: «Абзарга урта бер җирдән каяндыр бер сарык килеп керде. Куып та чыгарып карадык, эзләп-эзләп хуҗасы да табылмады. Шулай бездә калды инде», – дип сөйләгән кешеләр бар. Бу очракта үз аягы белән килеп кергән малны үзеңә калдыру гөнаһ саналамы?

– Бер елдан соң да иясе табылмаса, бу мал синеке булып санала. Фәкыйрь кеше аны үзенә калдыра ала. Башка очракта аны хәер итеп мохтаҗларга бирергә тиеш була.

– Шундый очракны күз алдына китерик: кеше юлдан акча, кыйммәтле әйбер, йә булмаса, мал тапкан, ди. Бер ел эзләп тә, хуҗасын тапмаганнан соң тапкан әйберне тотып, урнаштырып бетерә ул. Шуннан 2–3 елдан теге табылдыкның хуҗасы пәйда булса, бу очракта ни эшләргә?

– Әгәр әйбернең иясе табылса, тапкан кеше аңа иң элек: «Мин сезне бер ел эзләдем. Таба алмадым. Шуңа аны сезнең исемнән сәдака итеп бирдем», – дип хәлне аңлатып бирергә тиеш. Табылдыкның хуҗасы моңа риза булмыйча, тапкан әйберне кире кайтарып бирергә кушса, ул инде аны тулысынча кайтарырга тиеш була. Малны, әйтик, шул ук тапкан сарыкны кире кайтарганчы, озак елдан соң табылган хуҗа кеше тапкан кешегә иң элек бу малга ашаткан азык өчен компенсация түләргә бурычлы. Әйтик, шушы вакыт эчендә ул малга ун мең сумлык азык ашаткан булса, башта теге кешедән шуның өчен акча ала, аннары гына малны кире кайтарырга тиеш.

– Тапкан әйбергә кагылмыйча, аны күрмәмешкә салышып китү дөресме?

– Табылган әйберне алыргамы-юкмы, дигән мәсьәләдә галимнәрнең фикере икегә бүленә. Аларның күпчелеге болай ди: «Шушы әйбернең иясе табылу ихтималы зур булса, табылдыкка кагылмавың яхшырак. Бу очракта ул үз өстенә өстәмә йөкләмә алмый. Әгәр үзенең бер ел буе шушы табылган әйбернең хуҗасын эзләп йөри алуына ышанса, намуслы кеше булса, аны алса ярый. Ә инде үзенә файда эзләүче кешенең табылган әйбергә бөтенләй кагылмавы хәерле».

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү