Рөстәм Миңнеханов: Безнең төп максат – тормыш сыйфатын яхшырту

Тормыш сыйфатын яхшырту – Татарстанның үсеш стратегиясе. Республикада башкарылган эшләр гражданнар мәнфәгатен күздә тотып башкарыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында хәбәр итте.

«Элеккечә безнең төп максат – тормыш сыйфатын яхшырту. Бу – яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру, гражданнарның реаль керемнәре үсеше, торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм белем алу мөмкинлеге, уңайлы экологик хәл», — диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый. Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында уза. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары, эре учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук эшмәкәрләр чакырылган.


Фикер өстәү