Газетага язылу

Бер хатын-кыз БАД эчкәннән соң аздан гына үлмичә калган

Приморье краеның Находка шәһәре медиклары, үзбелдеклеләнеп, берничә көн буе “бавырын чистарткан” хатын-кызны көч-хәл белән үлем тырнагыннан йолып калган. Ул бик авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә килеп эләккән. Бу хакта “Российская газета” төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгыныңз мах-каналындагы мәгълүматларына таянып яза.

Находка хастаханәсе реанимациясенә ашыгыч ярдәм бригадасы чиктән тыш авыр хәлдә урта яшьләрдәге хатын-кызны алып килгән. Аның кан басымы нык төшкән, бөтен тәне тимгелләнеп чыккан, бите шешенгән. Көч-хәл белән сулаган, бик нык хәлсезләнгән. Үзе әйтүенчә, “бавырын чистарту” өчен берничә көн ашамыйча-эчмичә яшәгәннән соң биологик актив өстәмә (БАД) эчкән.

Табиблар хатын-кызның  хәленә җиңеләйтүгә ирешкән: аллергия өянәген  җиңеп, шокка каршы чаралр күргән һәм бөерләре эшчәнлеген торгызган. Бер атна буе көне-төне дәвалаганнан соң аны поликлиника терапевты күзәтүенә өенә кайтарып җибәргәннәр.

Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, озак вакытлар буе ач тору, су эчмәү сау-сәламәт кешегә дә зур хәтәр белән яный. БАДны үзбелдеклеләнеп куллану да бик аянычлы тәмамланырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре