Самолет һәлакәте урыныннан видео чыкты

Минзәләдә самолет һәлакәткә очраган урыннан видео барлыкка килде. Фаҗига урынында барлык авария хезмәтләре дә эшли.

«Парашютчылар җитештерү базасына егылган. Вафат булучылар күп, әлегә төгәл саны билгеле түгел. Урында барлык авария хезмәтләре дә эшли. Минзәләдән һәм Чаллыдан ашыгыч ярдәм машиналары килде», — дип сөйләде «Татар-информ»га әлеге хәлнең шаһиты — «Минзәлә» газетасы мөхәррире Илдус Шаһиев.

Минзәлә районында L-410 җиңел моторлы самолетының һәлакәткә очравы турында 9.11 сәгатьтә билгеле булды.


Фикер өстәү