Мәскәү өлкәсендә җиңел моторлы самолёт һәлакәткә очраган, ике кеше һәлак булган. Бу хакта ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
«Ступино янында самолёт авиаһәлакәткә очраган. Ике кеше һәлак булган», — дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Соңгы мәгълүматләр буенча, самолет белән 24-яшьлек авиация институты студенты идарә иткән. Аның белән бергә сөйгән кызы булган.