Уртак эш. Президент Рөстәм Миңнеханов Башкортстанга сәфәр кылды

Биредә ул күрше республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты, сәнәгать предприятиеләрендә булды һәм «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Билгеле булганча, быелның сентябреннән Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли.

Башкортстан башкаласына килгәч, Рөстәм Миңнеханов «ОДК-Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе»ндә булды. Биредә ул җитештерү-белем бирү үзәге эше белән танышты. Әлеге үзәк авиатөзелеш тармагы өчен күппрофильле белгечләр әзерләү ниятеннән булдырылган. Белем биргәндә заманча компетенцияләргә һәм күнекмәләргә игътибар бирелә.

Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Татарстанда да ресурс үзәкләрен булдыру буенча күп эш башкарылуын әйтте. «Без бу юнәлешкә зур игътибар бирәбез, – диде ул. – Техникум, һөнәри техник училищелар базаларында ресурс үзәкләре булдырыла. Әмма биредә производство-белем бирү үзәге зур сәнәгать берләшмәсе базасында оештырылган. Дөнья дәрәҗәсендәге үзәк бу. Менә шулай эшләргә кирәк! Бик ошады». Президент әйтүенчә, Татарстанның да мондый проектны гамәлгә ашыру планы бар. «Безнең вертолет заводы, «КАМАЗ», авиация заводы бар. Биредә яхшы тәҗрибә тормышка ашырыла», – диде ул.
Башкортстанда Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Аңа кадәр исә «Кумертау авиация җитештерү предприятиесе»ндә булды.

Күрше республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда да тәҗрибә уртаклашу турында сүз барды. Башкортстан җитәкчесе үзләрендәге предприятие җитәкчеләренең Татарстанга сәфәрен оештырырга тәкъдим итте. «Үзара хезмәттәшлек итү теләге бар. Безнең предприятиеләр моны болай да эшли. Әгәр без сезнең белән моңа этәргеч ясасак, миңа калса, бу эш тагын да нәтиҗәлерәк булыр».

Рөстәм Миңнеханов күршеләрне Татарстанга чакырды. «Без теләсә кайсы вакытта Башкортстаннан бизнес-миссияне кабул итәргә әзер, – диде Президент. – Мин үзем дә чараларда катнашачакмын». Аннары Татарстан предприятиеләре вәкилләре дә Башкортстанга сәфәр кылачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Башкортстанда транспорт юнәлешендә кызыклы проектлар тормышка ашырыла. «Сезне котлыйм һәм икътисадка ярдәм итү буенча күрелгән карарлар Башкортстанда тормыш сыйфатының үсешенә җитди этәргеч буласына ышанам», – диде ул Радий Хәбировка.

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү