Таһир Һадиев: Соңгы сүзне әтиләр әйтсен иде

Октябрь аеның өченче якшәмбесе рәсми рәвештә Әтиләр көне дип игълан ителде. Нинди булырга тиеш ул чын әти? Хәзерге заманда ир хакын хаклау, гаиләнең бөтенлеген кайгырту бармы әле? Әлеге сорауларга әтиләр дә, әниләр дә җавап эзләде.

Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты:

– Ир кеше гаиләдә чын әти, үрнәк булырга тиеш. Гаиләдә нинди генә фикер алышу булмасын, соңгы сүзне әтиләр әйтсен иде. Әмма моның өчен төпле фикерле булырга кирәк. Ир кеше гаиләсен яклаучы, нәсел җебен саклаучы, гореф-гадәтләрне барлаучы кеше дә ул. Хәзер бөтен тормышны хатыннар алып бара. Малайны өйләндерәсе бар, мунча саласы… – барысын да хатын-кыз хәл итә. Бу бер яктан җайлы, әмма бу эшләр ир-ат җилкәсендә булсын иде. Әти булу – уен эш тә, җиңел дә түгел. Ул – зур җаваплылык. Гаилә коргансың икән, аны саклап, яклап торырга, матди ягын кайгыртырга кирәк.


Фикер өстәү