​Татарстанда Төзелеш министрлыгы башлыгының яңа урынбасары билгеләнде

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Рафар Шакиров билгеләнгән. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ Татарстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

2021 елның 21 октябреннән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына Шакиров Рафар Мирзанур улын билгеләргә», – диелә карарда.

Рафар Шакиров 1957 елның 19 октябрендә Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туа. Казан инженер-төзелеш институтында югары белем ала.

2020 елның октябреннән Шакиров «Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды»коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы булып эшли. ТКХ Фонды республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау операторы булып тора. Моңа кадәр Шакиров Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (ГИСУ) директорының беренче урынбасары вазифасын башкарган, 2009-2014 елларда Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.


Фикер өстәү