“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча әдәбият һәм сәнгать автомарафоны уздыра

“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим…” дип исемләнгән автомарафон уздыра. Октябрьнең 25еннән алып, 3 көн дәвамында чарада катнашучылар Татарстан һәм Башкортостанның 18 районында әдәби музыкаль урам чыгышлары ясарга ниятли.

Автомарафон 25нче октябре иртәсендә Казанның 1 май мәйданыннан юлга кузгалачак. кузгалып китәчәк. Анда катнашучылар 28нче октябрьгә кадәр Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнарында, Башкортостанның Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренково, Чишмә, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский районнары аша узачак. Маршрутта билгеләнгән торак пунктларда автобус туктап, чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак. Әлеге чараның максаты – татар һәм башкорт халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту.


Фикер өстәү