Татарстанда Шәмәрдән авылы янындагы урманда 20 яшьлек егетнең гәүдәсен тапканнар. 19 октябрьдә ул, үзе белән мылтык һәм патроннар алып, билгесез юнәлештә өйдән чыгып киткән. Хәзерге вакытта хокук саклаучылар яшь кешенең үлем шартларын ачыклый.
Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә егет, хушлашу хатын калдырып, өйдән чыгып китә. Югалу турындагы гариза белән полициягә аның әтисе мөрәҗәгать иткән.
Шуннан соң авылда куркынычсызлык чараларын көчәйткәннәр. Бүген иртән социаль челтәрләрдә Шәмәрдәндә озын хәрби бүлекчәләр төшерелгән видео пәйда булды.