«Спутник Лайт» вакцинасын кайсы очракта гына кулланылырга яраганлагын аңлаттылар

«Спутник Лайт» препаратын икенче тапкыр прививка ясаганда гына кулланырга кирәк. Беренче вакцинациядә ике компонентлы препарат файдаланылырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министрына сылтама белән хәбәр итә.

«Спутник Лайт» препаратын икенче тапкыр прививка ясаганда куллану зарур. Күргәнебезчә, иммунитет вакцинациянең ике этабыннан соң күпкә сыйфатлырак, һәм бу сәламәтлекне саклау өчен бик тә мөһим», — дип аңлатты федераль ведомство башлыгы.

Ул соңгы атнада Россиядә вакцинация темпларының дүрт тапкыр диярлек артуын искәртте.

 


Фикер өстәү