Россиядә коронавирустан вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирергә тәкъдим иттеләр

Кайберәүләр вакцинациядән соң үзләрен начар хис итә – шуның өчен.

Коронавирустан прививка ясатучыларга, COVID-19 инфекциясенә каршы ясалган һәр уколдан соң, эш хакын саклап, өчәр ял көне бирергә кирәк. Социаль тикшеренүләр һәм гражданлык башлангычларын үстерү институты директоры Максим Петунин шундый тәкъдим белән чыккан. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Белгеч мөрәҗәгате хезмәт министры Антон Котяковка, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы рәисләре – Валентина Матвиенкога, Вәчеслав Володинга җибәрелгән. Шул ук вакытта хат авторы искә төшереп үткәнчә, хәзерге вакытта Хезмәт кодексында коронавируска каршы прививка ясатуның һәр ике этабыннан соң аерым-аерым түләүле ял бирү күздә тотылмаган. “Хәзерге вакытта Россиядә коронавирустан күпләп вакцинация ясатуның дәвам итүе сәбәпле, эш бирүчеләргә прививка ясаткан хезмәткәрләренә түләүле өчәр ял көне бирүне йөкләү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм”, – диелә хатта.
Анда Петунин басым ясап әйткәнчә, эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә прививкадан соң ял бирәсе килми. Шул сәбәпле хезмәткәрләр вакцинация узарга теләми.
– Прививка ясатучыларга закон нигезендә өстәмә ял көннәре бирү, һичшиксез, вакцинация узарга теләүчеләрнең саны артуга китерәчәк, – дигән фикердә Петунин.


Фикер өстәү