Югары тизлекле мобиль интернет тарата торган база станцияләре төзү пунктларын халык сайлаячак

2022 елда югары тизлекле мобиль интернет тарата торган база станцияләре төзелергә тиеш булган торак пунктларны халык үзе сайлачак.

Россиянең “Дәүләт хезмәтләре” порталында шуңа бәйле тавыш бирү узачак. Татарстанда моның өчен 61 торак пункт сайлап алыначак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган журналистлар белән очрашу барышында Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев әйтте.

– Киләсе елдан Россиянең кечкенә торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа эшли башлаячак. Интернет челтәренә тоташмаган 100-500 кеше яшәгән торак пунктларда LTE мобиль интернетының база станцияләре урнаштырылачак, – диде Альберт Яковлев.

Россия буенча барлыгы 2000 торак пункт сайланачак, шуларның 61е – Татарстанда.

Тавыш бирү 2021 елның 15 ноябренә кадәр оештырыла. Аның нәтиҗәләре gosuslugi.ru сайтында бу елның 24 декабрендә урнаштырылачак.


Фикер өстәү