Арча районында «Жигули» тракторга бәрелгән: ике кеше зыян күргән

Бүген иртәнге бишләр тирәсендә республиканың Арча районындагы Яңа Ашыт торак пункты янында юл һәлакәте булган.

Аварияне күргән кешеләр агентлыкка белдергәнчә, 7нче модельле «Жигули» автомобиленең йөртүчесе зур тизлектә килеп, юл кырыендагы трактор тагылмасына бәрелгән.

«Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм пассажир салонда кысылып калган. Аларны машинадан чыгару өчен коткаручыларны чакыртырга туры килгән. Зыян күрүчеләрне салоннан чыгарып, табибларга тапшырганнар», — дип сөйләде шаһитлар.


Фикер өстәү