Татарстанда коронавирусның 228 яңа очрагы ачыкланган

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 228 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән йоктырган. Өч кеше вирус белән республикадан читтә зарарланган. Калган очракларда чир авырган кешеләрдән күчкән.

«57 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 171 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Авыручыларның яртысыннан артыгы Казанда (154) теркәлгән. Чаллыда — 26, Әлмәт районында — тугыз, Яшел Үзәндә — җиде, Түбән Камада — биш, Алабуга районында-өч кеше Covid-19 белән авырый.

Балтач, Биектау, Лениногорск һәм Тәтеш районнарында икешәрочрак, Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.

Республикада covid-очракларның гомуми саны пандемия башланганнан бирле 32,1 меңнән артып китә. 25,9 мең кеше савыккан, соңгы тәүлек эчендә — 48 кеше.


Фикер өстәү