Тарих институты директоры урынбасары Марат Гибатдинов: Исмәгыйль Гаспралы үзенең тарихи гадел бәясен алды

Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында онлайн-форматта педагог, язучы, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралының 170 еллыгына багышланган  халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.  Әлеге чараның халыкара булуы бик урынлы. Бүген без, Россиядә яшәүче татарлар, төрле төркемнәргә аерылып, үзебезнең кайсы милләттән булуыбызны «ачыклап» маташканда, Исмәгыйль Гаспралы Россиядә генә түгел, Җир шарының төрле почмакларында яшәүче мөселманнарны берләштерергә омтыла, төрки дөньяга бербөтен итеп карый, фикерләребез, гамәлләребез уртаклыгы өчен искиткеч зур хезмәт куя. Тарих институты директоры урынбасары Марат Гибатдинов белән без әнә шул хакта сөйләштек.

Марат Гибатдинов

– Марат Мингалиевич, бер кешенең шундый зур эшләрне колачлавын хәтта күз алдына да китереп булмый кебек. Исмәгыйль Гаспралы  төрки-татар дөньясын   берләштерү өчен нинди ысуллар куллана?

– Сүз дә юк, беренче чиратта мәгърифәтче буларак зур эшләр эшләнә. Үз вакытында Исмәгыйль Гаспралы мәктәпләрдә туган телдә комплекслы белем бирү программасын тормышка ашыра. Ул төрки-татар мәктәпләре өчен дәреслекләр яза, уку-укыту программалары төзи. Кырымда яңа ысул белән укыта торган җәдит мәктәпләре ача, үзе дә укыта һәм мөгаллимнәр әзерләшә. Мондый беренче мәктәпләр Бакчасарайда, Уфада («Госмания»), Ырынбурда («Хөсәения»), Казанда («Мөхәммәдия») ачыла. Җәдит мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрендә дини һәм дөньяви фәннәр бергә укытыла. Мәгърифәтченең тел берлеге мәсьәләсендәге хыялы, төрки кавемнәр өчен, Босфор көймәчеләреннән алып, Шәркый Төркестан кәрванчыларына кадәр аңлаешлы бер гомум уртак әдәби тел барлыкка китерү була. Әмма бу теләге ахыргача тормышка ашмый кала. XX йөз башында Россиядә яшәүче төркиләрнең күпчелегендә һәр кавемнең үзләренә хас милли әдәби теле барлыкка килә.

– Әлбәттә инде, мондый идеяләрне бөтен дөньяга тарату матбугатсыз барып чыкмый. Димәк, Исмәгыйль бәй оештырган һәм 35 ел буена нәшер ителгән «Тәрҗеман» газетасының да әһәмияте әйтеп бетергесез?

– «Тәрҗеман» газетасы 1883 елдан 1918гә кадәр берөзлексез, хәтта Исмәгыйль бәй вафатыннан соң шәкертләре тарафыннан нәшер ителә. Ул, чыннан да, газета аша ысулы җәдит программасын, дөньяда булган алдынгы фикерләрне тарата. Иң мөһиме, төрле төрки илләрдәге хәбәрләрне бастырып, хәбәрләшү мөмкинлеге тудыра. Газетаның беренче саны 300 данә чыккан булса, 35 еллык тарихы дәвамында тиражы 16 мең данәгә  җиткән. Аның Кырымда 10 мең укучысы, Төркия, Кытай, Россия, Һиндстан, Иран, Франция, Швейцария, Урта Азиядә 5 меңгә якын укучысы булган. 35 ел эчендә «Тәрҗеман»ның барлыгы 5 мең саны чыга. Әйткәнемчә, төрки халыкларны берләштерү, бер-берсенә якынайту ниятеннән ул газетаны һәр төрки халык өчен аңлаешлы уртак бер телдә чыгарырга омтыла. Кайбер сүзләр янына аңлатулар, я аларның башка төрки халыклар кулланган синонимнарын биреп бара. Газетаның бер ягы ул вакытта төркиләр кулланган гарәп имласында, икенче ягы урыс телендә кирилл имласында чыга. Урыс телендә чыгару сәбәпләренең берсе – ул вакыттагы хакимияткә шикләнүгә юл куймау өчен булса, икенчедән, бу бер шарт булырга да мөмкин.

Сүз дә юк, «Тәрҗеман» – Гаспралы эшчәнлегенең йөзек кашы. Газетаны чыгарыр алдыннан  ул төрле кешеләр белән киңәшләшә, Түбән Новгородка, Казанга килеп китә, галим һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани, алтын приисклары хуҗалары Закир һәм Шакир Рәмиевләр белән очрашып сөйләшә. Барысы да Гаспралының ниятен хуплыйлар.

– Хуплау – бер нәрсә, мондый газетаны нәшер итү һәм тарату бик зур чыгымнар  сорый. Ярлы дворян улы бу хәлдән ничек чыга?

– Бу очракта таякның авыр башы  гаиләсенә төшә дип әйтергә дә мөмкин. Шактый гына чит җирләрдә йөргәннән соң, Исмәгыйль бәй туган җиренә кайта да укыта башлый. Ялтада  бакчасы һәм кунакханәсе булган, хәлле кешеләрдән саналган Әсән мулла белән таныша. Аның 14 яшьлек кызы була. Уңышка ирешүенә һич кенә дә шикләнмичә, егет Самурга игътибар күрсәтә башлый, кызны үзенә карата. Әсән мулла сизми дә кала, яшьләргә ризалыгын бирә. Әмма Исмәгыйльне гаилә хәлләре әллә ни кызыксындырмый. Газета чыгару уе аны ташламый, оста гына итеп, үз артыннан каенатасын да ияртә. Әсән мулла ярдәм итәргә ризалаша, әмма ахыр чиктә ни килеп чыгачагын башына да китерми. Башта ул аңа 2 мең сум бирә. Аннан 1 мең сум. Соңрак бакчасын, йортын сата. Үзе кунакханәсенә күченә. Бу акча типография җиһазларына һәм беренче брошюраны бастырырга гына җитә. Гаспралы хәләл җефетеннән әтисен кунакханәне сатарга күндерүен сорый. Кыз сөйләшә, әмма Әсән мулла бу сүзләргә шакката, ул мине урамда калдырырга тели бит, дип әйтә. Шушы хәлләрдән соң Самур да әтисе янында кала. Шул елны  Сембер бае Әсфәндияр Акчуринның кызы Зөһрә, әнисе вафатыннан соң  депрессиягә төшеп, дәваланыр өчен абыйсы Ибраһим белән Кырымга килә. Исмәгыйль белән Зөһрә күрешәләр дә бер-берсенә гашыйк булалар. Әтиләре риза булмауга карамастан, өйләнешү юлын табалар. Зөһрә укымышлы, берничә телне белә, иң мөһиме, газета чыгару буенча  иренә фикердәш була. Эшне туктатмас өчен алтыннарын, бизәнү әйберләрен сата. Типографиядә дә бергәләп эшлиләр, газетаны бергә тараталар, чөнки, акча булмау сәбәпле, кеше яллый алмыйлар. Соңрак хәерчелеккә төшкән әтисе Әсфәндияр дә аларның бусагасына килеп егыла, кызы белән кияве аңа ярдәм кулы суза. Чөнки бу вакытка эшләре шактый җайланган була инде.

Газетаның 10 еллык юбилеена Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук Төркия белән Ираннан кунаклар килә. Казан татарлары шунда Зөһрә Акчуринаны зурлап, «Милләт анасы» дип атыйлар. Ни кызганыч, ул 41 яшендә тиф авыруыннан үлеп китә.

– «Тәрҗеман» газетасының язмышы ничек тәмамлана?

– Башта аның көндәшләре булмый. Шуңа күрә ул, һичшиксез, төрки дөньяда лидер була. 1905 елдан яңа татар газеталары күренә башлагач, тәнкыйть утына эләгә башлый. Аны кискен һәм ирекле булмауда гаепли башлыйлар. Әйтергә кирәк, Гаспралы, чыннан да, хакимияткә лояль карашта тора. Сәбәбе дә бар. Ул шундый авырлык белән башланган эшне югалтудан курка.

– Исмәгыйль Гаспралы бер үк вакытта язучы, тарихчы, иҗтимагый эшчәнлек алып баручы буларак та югары бәяләнә…

– Ул «Мулла Аббас», «Француз хатлары», «Африка хатлары», «Хатын-кызлар иле» кебек романнар авторы да булып таныла. Бакчасарай башлыгы да була әле. Төркия, Франция, Мисыр, Россиягә кылган сәфәрләреннән кайткач, шәһәр башлыгы булып сайлана. Бу эшне ул бик намуслы алып бара. Шәһәрне чистарту өчен аерым участокларга бүлә. Җаваплы кешеләрне билгели, суүткәргечләр төзетә. Черек су елгасын чистарту эшенә алына. Хан сараенда кырымтатар мәдәнияте мирасы музеен оештыру фикерен алга сөрә. Ярлы гаиләләргә ярдәм оештыра. Бушлай икмәк тарату эшен башлап җибәрә. Аның хакимлегендә шәһәр бюджеты 13 процентка үсә. 1908 елда кызлар өчен рәсем курслары ачып җибәрә. Аның кызы Шәфика «Алеми Нисван» исемле хатын-кызлар журналының мөхәррире була һәм 1917 елда мөселман хатыннары комитетын җитәкли. Гаспралының сәясәттә тоткан урыны да саллы. Ул XIX гасырда ук төрки дөньяның иҗтимагый, социаль тормышына кагылышлы мәсьәләләр турында да уйлана. Аларны чишү юлларын эзләүче буларак, Россиядә «Иттифак-әл-мөслимин» фиркасен оештыручыларның һәм лидерларының берсе була. Бу фирканең 150 делегат катнашында Түбән Новгородта узган беренче конгрессында катнаша. Россия Думасында фирканең мөселман фракциясе барлыкка килә. Шул уңайдан Гаспралы үзенең басмаханәсендә «Милләт» газетасын чыгара башлый. Бөтен дөнья күләмендә Мөселманнар конгрессын җыйнау турында янып яши.

– Белгәнебезчә, совет чорында Исмәгыйль Гаспралы «югалып» торды. Аңа нинди эшләре өчен гаеп тактылар?

– Исмәгыйль Гаспралыга бөтен дөньядагы төрки халыкны һәм мөселманнарны  берләштерү хокукларын алга сөргән өчен пантюркизм һәм панисламизм ярлыклары тагыла. Аның исеме тарих битләреннән сызыла. Әмма соңгы елларда, ниһаять, ул үзенең тарихи гадел бәясен алды дип әйтергә кирәк. Революциягә кадәр олуг мәгърифәтчегә хөрмәт йөзеннән  татарлар хәтта сабын, язу караларын аның портреты белән чыгара. 1908 елда Казандагы Харитонов басмаханәсендә уйлап табылган шрифтларга Гаспралы исемен бирәләр. Һиндстан белән Франция төрки халыкны берләштерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен аны Нобель премиясенә дә тәкъдим итә. Төрле илләрдә нәшер ителүче газета-журналлар аларга теләктәшлек күрсәтә. Тик теләкләре тормышка ашмый кала. Узган гасырның туксанынчы еллардагы үзгәрешләреннән соң Исмәгыйль Гаспралының намуслы исемен кайтарырга мөмкинлек туды. Казан, Бакчасарай, Керчь, Симферополь, Херсон шәһәрләрендә аның исеме белән аталган урамнар бар. Симферопольдә дәүләт шәһәр китапханәсе мәгърифәтче исемен йөртә. 2016 елда Кырым Республикасы парламенты Исмәгыйль Гаспралы медален гамәлгә куйды. Ул Кырым халкының мәдәни һәм рухи үсешенә өлеш кертүче шәхесләргә тапшырыла. Кырымда хәтта футбол буенча ел саен үткәрелә торган республика балалар турниры да аның исемен йөртә. Монысы исә Исмәгыйль бәйне педагог буларак  искә алу өчен дип уйланылган.

Бүген Исмәгыйль Гаспралының милләт сагында торган, халкы өчен үз-үзен аямыйча хезмәт иткән шәхес икәнлеген барыбыз да беләбез. Аның эшчәнлеген өйрәнергә дә өйрәнергә әле, ул безнең өчен юл күрсәтүче йолдыз кебек.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү