Бакчага сукыр тычкан ияләшсә, аннан котылу өчен түбәндәге ысулдан файдаланырга мөмкин. Иске киез итекне 2×8 сантиметр үлчәмдәге тар гына турыпочмаклар рәвешендә кисәбез. Турыпочмакларны керосинда чылатып, бераз көйрәтәбез (әмма яндырмыйбыз) һәм сукыр тычкан ояларына урнаштырабыз. Корткычларның эзе дә калмаячак, чөнки алар янган йон исен яратмый.