«Оста вәгазьче» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» дигән төбәкара дини бәйге игълан итте.

Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Бәйгедә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Конкурс 3 этапта үткәрелә. Башта катнашучылар бирелгән темалар буенча татар телендә вәгазьләр язып, аларның текстларын электрон рәвештә marat-salakhov@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш була. Икенче этапта оештыручылар иң яхшы эшләрне сайлап алына. Өченче этапта жюри катнашында катнашучыларның вәгазьләре белән чыгышларын бәяләнәчәк.

Бәйгедә вәгазь белән катнашу өчен 5 тема бирелә:

Тема 1: «Заманча технологияләр: безгә файдамы, зыянмы?»

Тема 2: «Туган тел –  Аллаһтан әманәт».

Тема 3: «Әйләнә-тирә мохитне саклау –  фарыз гамәл».

Тема 4: «Заман һәм мөселман гаиләсе».

Тема 5: «Куллану җәмгыятенең» («Общество потребления») көнбатыш моделенә Исламча караш».

Эшләр 2021 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Өченче этапка узган катнашучыларны билгеләү вакыты 2021 елның 13 декабренә кадәр дәва итәчәк. Ачык бәйге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә узачак һәм катнашучылар үзләре язган вәгазьләр белән чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү