Минзәлә гимназиясе укучылары ике гран-при яулаган

Минзәлә гимназия укучылары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган «Ул кабызган утлар балкышы» V Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә катнашып гран-при яулаган.

Ә Тауасты Баулар мәктәбе укучылары әлеге номинациядә беренче урын алган. Гимназия укучылары халыкара “Сәяр” бәйгесендә дә гран-при откан булып чыкты.
– 2019 елда гимназиядә “Сәяр” түгәрәге эшли башлады. Анда туган телен үстерергә, сәхнәдә үзен тотарга өйрәнергә теләгән 70ләп бала йөри. Кызыксынучылар елдан-ел арта бара. 2 -5 нче сыйныф укучылары дәрестән соң, башкалар кичке якта шөгыльләнә. Түгәрәкне Минзәлә районында балалар театрын үстерү буенча янып йөрүче Ленар Миңнемуллин алып бара. Бәйгегә «Спектакльдән өзек» номинациясендә Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән видеөзек тәкъдим иткәннәр иде.

Былтыр “Җәлил уку”ларында “Вәхшәт” шигыре белән 2 нче урынны алдылар. Укучыларыбыз бик талантлы. Бүген менә халыкара “Сәяр” бәйгесендә гран-при яулап кайталар. Сәләтле яшьләребез гимназияне тәмамлагач, театр училищеларына укырга керәләр, – диде Минзәлә гимназия директоры Гөлназ Халиуллина.


Фикер өстәү