Патент бәясен ничек киметергә?

Салым салуның патент системасына күчкән эшмәкәрләр патент бәясен патентның гамәлдә булу чорында түләнгән иминиятләштерү взнослары һәм пособиеләре күләменә киметергә мөмкин. Шул рәвешле ялланган эшчеләргә ия булмаган эшмәкәрләр салымны нульгә кадәр калдыра ала. Ә инде ялланган эшчеләре булган эшмәкәрләр патент бәясен  күп дигәндә 50 процентка гына киметергә мөмкин.

Ялланган хезмәткәрләргә ия булган эшмәкәргә патент буенча «вычет» күләме түбәндәгеләрне бергә кушып исәпләнелә:

*хезмәткәрләрнең пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә иминиятләштерү взнослары;

*хезмәткәр авырганда, эшмәкәр түләгән  беренче өч көнгә «больничный»;

*хезмәткәрләрне ихтыяри иминиятләштерү буенча түләүләр;

*эшмәкәрне иминиятләштерү взносы – мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә (ОПС): 32 448 сум һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) буенча – 8426 сум (2021 ел өчен);

*эшмәкәрнең Пенсия фондына 300 000 сумнан артып киткән кереме күләменнән бер процентлы иминиятләштерү взносы.

Мәсәлән, 2021 елда эшмәкәрнең ике патенты булган ди. Беренче патенты – 1 гыйнвардан 31 мартка кадәр, икенчесе – 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр. Эшмәкәр август аенда беренче хезмәткәрен яллаган. Барлык патентлар буенча «вычет» алуга уведомлениесен октябрь аенда тапшырган. Салым органына тапшырыла торган бу уведомлениедә һәр патентта эшчеләренә акча түләү-түләмәвен күрсәтү (салым түләү-түләмәвен белү өчен) күздә тотылган.  Бу очракта икенче патентның бәясен 50 процентка гына киметеп булачак, чөнки эшмәкәр әлеге патентның гамәлдә булу чорында ялланган эшче хезмәтеннән файдаланган. Беренче патенты белән эшләү чорында хезмәткәрләре булмаган, шуңа күрә әлеге патент бәясен нульгә калдырырга мөмкин.

Моннан тыш агымдагы елда түләнгән узган еллар взнослары да патент бәясен киметү өчен исәпкә алынырга мөмкин. Мәсәлән, эшмәкәрнең 2021 елда 1 гыйнвардан 31 августка кадәрге чорга исәпләнгән патенты бар ди. 2020 елда ул 300 мең сумнан артып киткән кеременнән Пенсия фондына 1 процентлы взносны 2021 елның июлендә түләгән дип уйлыйк. Бу очракта эшмәкәр әлеге взносларны патент бәясен киметү өчен куллана ала.

Патент буенча «вычет» алу өчен бу хакта салым органына уведомление җибәрергә кирәк. Аның формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 26.23.2021 ел, № ЕД-7-3/218 @ боерыгы белән расланган.


Фикер өстәү