Кичә кичке сигезләр тирәсендә Лаеш янында фаҗига була. «Лада» һәм «Chevrolet» маркалы автомобильләр кара-каршы бәрелешкән, дип вакыйга шаһитләре хәбәр итте.
Көчле бәрелешүдән соң, чит ил автомобиле юл кырына чыгып оча, ә «Лада» машинасы юлга аркылы баса.
Хәвефтә автомобильләр белән идарә иткән 30-35 яшьләрдәге ике ир-ат та һәлак булган.