Риман Гыйлемханов: Безнең телне шул оялу харап итә икән бит

Эш буенча безгә хакимиятнең төрле тармаклары уздырган утырыш-җыелышларда еш катнашырга туры килә. Мин, гадәттә, чыгыш ясаучы татарларның кайсы телдә сөйләвенә игътибар итәм. Кызганыч, ана телен санга сугучылар бик сирәк. Хакимият әһелләре, күрәсең, рәсми чыгышлар бары тик урыс телендә булырга тиеш дип саный.

Аларны гаепләргә җирлек тә юк, аптыраганнан дәүләт телләре турында законны ни пычагыма кабул иттек соң, дип уйлап куясың. Кайбер җитәкче иптәшләргә, депутатларга: «Ни өчен татарча чыгыш ясамыйсыз?» – дип әйткән дә бар. Күбесе татарчасы әллә ни булмаганга ояла, уңайсызлана икән. Ә ана телен белмәүнең бернинди ояты юк булып чыга. Бездә «оятсыз оялса, каты ояла» дигән әйтем бар. Аның кайчан, нинди вакыйга уңаеннан килеп чыккан икәнен белмим, әмма шәп әйтелгән. Безне шул оялу харап итә икән бит. Ә мин тиле әллә нәрсәләр уйлап бетердем. «Ана теленнән ваз кичү – анадан ваз кичү инде ул», – дип сөйләп йөри башладым.

Күптән түгел шифаханәдә ял итеп кайттым әле. Ашау-эчү дә әйбәт, дәвалану да, табиблары да менә дигән. Әле шуларга өстәп, төрле кызыклы очрашулар да үткәрәләр. Берсенә, аккордеонын күтәреп, Валентина исемле бер ханым килде. Ветераннар советында культура-масса эшләре буенча даими комиссия рәисе икән Валентина Витальевна Данилова. Халык каршына чыгуга елмаеп җибәрде дә: «Сезнең арада татарлар да күптер», – дип, Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләде, урысчага тәрҗемәсендә диюем. Ул да булмады: «Бу – сезнең гимн, һәрхәлдә үзем шулай кабул итәм», – дип, «Туган тел»не татарча җырлый да башлады. Урысча акценты шактый сизелсә дә оялып тормады ул, хәтта шигырьнең «И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам. Ярлыкагыл дип үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам» дигән куплетын да төшереп калдырмады. Татарча белүеннән кыенсынмады. Әле тагын биш-алты җырыбызны башкарды. Аңа без дә кушылдык. Татар авылларында эшләргә туры килүен дә сөйләп, милләтебезгә югары бәя бирде Валентина Витальевна. Аның урынында татар өммәтеннән берәр җитәкче-фәлән булса, мөгаен, татарча  такы-токы белүеннән оялып, урысчага күчәр иде. Чөнки андыйлар урыс телен «элита теле» саный, шуның белән оялып булса да горурлана.

Күптән түгел Россия Думасы гавами хакимият органнарын оештыру принципларына кагылышлы закон проекты өченче укылышта кабул итте. Без уңайсызлана-уңайсызлана каршы килеп маташтык – файдасы булмады. Бу закон проекты тирәсендә бүтән тавыш та куптармадык, «оятыбызга көч килер» дип шикләндек. Думага Татарстаннан сайланган депутатларның кайберләре: «Президент атамасын алыштырудан берни дә үзгәрмәс», – дигәнрәк сүзләр белән безне тынычландырырга тырышты. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»нда без әнә шундый бүләк алдык. Ярый әле татарча сөйләшүне тыю турында федераль закон юк. Хәер, аның кирәге дә шул хәтле генә, ана телен без бернинди законсыз үзебез дә бетерә алабыз. Оялудан күлмәк итәге белән битен каплаган кеше хәленә калмасак ярый инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү